Пдд буенча 2 нче кечкенлр группасында уткргн ачык занятие 2015 ел. Пдд буенча конспект


Пдд буенча 2 нче кечкенлр группасында уткргн ачык занятие 2015 ел

Актаныш авылы “Гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы” “Куянкай белән сәяхәт.” (2 нче кечкенәләр төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ГАИ хезмәткәрләренә һәм ата-аналарга күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты)

Тәрбияче: Гибадуллина Л.Х. Актаныш, 2015. Тема:Куянкай белән сәяхәт. Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту. Тәрбия бурычлары:Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү,игътибарлы булу,сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Үстерү бурычлары:балаларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү. Белем бирү бурычлары:кулланылышы(йөк,җиңел һәм пассажир),тышкы формасы,төп өлешләре буенча транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.Светофор белән таныштыру,төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре:аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,куркынычсызлык. Методик алымнар һәм чаралар:сорау,сөенеч мизгеле,хәрәкәтле уен “Ап-ак куян утыра”,мактау,ярдәм итү,бәяләү. Җиһазлау : Куянкай сюрпиз , “машиналар” тавышы аудиоязмасы,транспорт төрләре ясалган слайдлар,светофор, пазллар “Машиналар җыю”,уен өчен кызыл,сары,яшел карточка,зебра юлы ясалган макет. Сүзлек белән эш: җәяүле,шофер,светофор,тротуар,зебра. Эшчәнлек төзелеше. Психологик көйләү. Сөенеч мизгеле “Куян керә”. Әңгәмә. Машиналар белән танышу(слайдларда). Дидактик уен: “Машиналарны җыю”пазлларда. Ял минуты: “Ап-ак куян утыра” Светофор белән танышу. Уен: “Кызыклы светофор”. Зебраның мәгънәсен аңлату. Балалар сөйләме.Тротуардан чыгу.Полиция хезмәткәренең ярдәм итү. Йомгаклау. Эшчәнлек барышы: Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. 1.Тәрбияче: Хәерле көн,килгән кунаклар,хәерле көн балалар!Кәефләрегез ничек? Балалар:Яхшы. Тәрбияче:Әйдәгез,балалар,барыбызгада күңелле булсын өчен –хәерле көн телик.Килгән кунаклар белән исәнләшик. Балалар:Исәнмесез,хәерле көн сезгә! Тәрбияче:Барыгызда матур итеп басыгыз,бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз,ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик. Елмай әле дускаем, Елмаю матур була. Елмайганда кешенең, Күзләренә нур тула! Бир кулыңны дус булыйк Һәрчак елмаеп торыйк! Тәрбияче:Дусларыбызның,иптәшләребезнең көләч йөзләрен,елмаюлы күзләрен күргәч күңелләребез күтәрелеп,безгә бик рәхәт булып китте. 2.Сюрприз куян керә.Елаган тавыш ишетелә, ишек артында. Тәрбияче:Балалар кем елый микән анда,ниндидер елаган тавыш ишетелә,сездә ишетәсезме балалар?Әллә берәрсе бар микән?(ишек артын карыйм) . -Нишләп торасың монда куянкай? Куян: Исәнмесез,балалар,мин йөгереп уйнап йөрдем дә ,адаштым.Юлны аркылы чыкмакчы идем,анда зур-зур нәрсәләрдер йөриләр.Мин алардан курыктым.Кая барырга белмәдем.Мин аларга бәрелә яздым.Һәм сезнең янга килеп чыктым. Сез миңа өйгә кайтырга ярдәм итә алмассызмы? Тәрбияче:-Куянкай,син бит безнең Актанышыбыз урамына килеп эләккәнсең.Урамыбызда бик күп машиналар йөри. 3.Тәрбияче:- Балалар,әйтегез әле без нинди авылда яшибез?(Актаныш авылында) - Безнең авылыбызның урамнарында машиналар күп йөриме? -Машиналар нинди юлдан йөри соң ул, балалар?(киң юлдан)(слайд күрсәтү) - Ә җәяүле кешеләр нинди юлдан йөри? Балалар:Тар юлдан,тротуардан йөриләр.(машина юлы һәм тротуар рәсемен күрсәтү) 4.(Машина тавышлары ишетелә) Тәрбияче:Балалар әйтегез әле, нинди тавыш ишетелә?Нәрсәләр анда бик тиз йөри? -Балалар:Машиналар. Куян:Ә бу нинди машина?(слайд йөк машинасы) Балалар: Йөк машинасы. Куян:Ә машинаның нәрсәләре бар соң? (Балалар йөк машинасының нинди өлешләрдән торганын санап бирәләр) -Балалар:Кабина,арба,тәгәрмәч) Тәрбияче:Ә кабинада кем утыра? Балалар:машина йөртүче-шофер абый. -Йөк машинасы нәрсә өчен кирәк соң ул? Балалар:кирпич,такта,ташый,агач,ком ташый) -Бу нинди машина?(слайд җиңел машина) -Балалар:Җиңел машина -Тәрбияче:Ни өчен кирәк соң ул безгә? -Балалар:балалар бакчасына утырып киләбез һ.б. -Тәрбияче:-Ә күп кешеләр утырып йөри торган машина ничек атала.(автобус) -Тәрбияче:Әйе,куянкай безнең юлларда шундый машиналар йөри.Юлларда сак булырга кирәк. -Тәрбияче:Әйдәгез без хәзер транспорт төрләрен җыеп карыйк. 5.Уен: Пазладан “Машина җыю” 6.Әйдәгез әле бераз ял итеп алыйк,куян белән уйнап алыйк. Ял минуты “Ап-ак куян утыра” 7.Тәрбияче:Балалар әйдәгез әле куянны юл кагыйдәләре белән таныштырыйк әле.Куян балалар белән утыр әле. -Юлларда һәлакәт булмасын өчен менә шундый зур юлларда машиналар-җәяүлеләрне таптамасын өчен зур,биек,3 төсе булган –Светофорлар куела.(слайд күрсәтү) Балалар,юлларда һәлакәт булмасын өчен,менә шундый зур юлларда машиналар -Аның 3төсе бар: кызыл, сары, яшел. -Светофор безнең Актаныш авылында юк әлегә.Ә мәктәп каршыларында светофорның бер төслесен –сары ут янып-сүнеп торганы гына куелган. Светофор шәһәрләрдә генә бар. -Нәрсә булды инде бу балалар? Сүзлек эше үткәрү:светофор. Светофорның нинди төсләре була? (балалар әйтә:кызыл,сары,яшел) Кызыл төс- туктарга куша. Сары төс- игътибарлы бул ди, кисәтә. Яшел төс- юл ачык дип хәбәр итә. 8.Уен. “ Кызыклы светофор ” -Әйдәгез,хәзер бер уен уйнап алабыз.Уен тәртибен аңлатам.Кызыл төскә- бармак яныйбыз,сары төскә-чәбәкләү,яшел төскә-атлыйлар. Тәрбияче:Ярый,балалар, әфәрин, булдырдыгыз! Хәзер сез светофорның таләпләрен төгәл үтәрсез дип ышанам! 9.Юл аша чыкканда бары тик җәяүле чыга торган юлдан чыгырга кирәк.Ул-зебра(аклы-каралы юлдан) гына чыгалар.(слайд күрсәтү) Куянкай безнең балалар светофор турында шигырьләр дә беләләр:

1 бала Юл чатында светофор Һәр кешене күзәтә. Юлны аркылы чыгарга, Юл йөрергә өйрәтә. 2 бала Яшел ут: Яшел ут янса, Сиңа юл ачык. Ашыкмый гына Урам аша чык. 3 бала Сары ут: Игътибарлы бул Урамда әле Ачык түгел юл. 4 бала Кызыл ут:Янса кызыл ут Тукта шунда ук, Алга барырга Димәк, һич юл юк! -Афәрин,рәхмәт балалар 10.Куян:Рәхмәт сезгә,мин күп нәрсәләр белдем. Миңа китәргә вакыт Мин сезнең янга тагын килермен.Хәзер юлдан тиешле урында гына чыгармын. Полиция хезмәткәре керә: -Исәнмесез,балалар.Сез кая барасыз? Тәрбияче:Без куянкайга өенә кайтырга булышабыз.Юлны аркылы чыгарга булышабыз. Полиция хезмәткәре :Әйдәгез,балалар мин сезне озатып куям. Тротуардан атлыйбыз. Кагыйдәне саклыйбыз. Урам аша чыкканда Сулга-уңга карыйбыз. Тәрбияче:Әйдәгез бакчабызга кайтыйк.Юлдан игътибарлы гына чыгабыз. -Безнеәң эшчәнлегебез ахырына якынлашты -нинди яңалыклар белдегез,нәрсәләр өйрәндек. Юл кагыйдәсен үтәгез,игтибарлы булыгыз.Юллардан чыкканда як-ягыгызга карап чыгыгыз. Әниләрегез белән генә юллардан чыгыгыз.

educontest.net

«Светофор иленә сәяхәт» » Воспитателям.ру

Автор: Магалимова Ильсияр Акрамовна, воспитатель I квалификационной категории, МБДОУ Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок»

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен әти-әниләр белән берлектә куңел ачу иртәсе-уен ярышМаксат:-Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.-Урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турындагы белемнәрне ныгыту, светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, шулай ук юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау.-Уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык тәрбияләү, фикерне туплау уйлау сәләтләрен үстерү, бәйрәм кәефе булдыру, җиңәргә омтылыш тудыру.Жиһазлар: юл, җәяүленең чыгу урыны, светофор макеты, юл билгеләре, уеннар өчен машиналар,светофорнын өч төсе, лото(юл билгеләре), руль, һ.б атрибутлар.Бәйрәм иртәсенең барышы:Алып баручы: Хәерле көн, килгән кунаклар, балалар,әти-әниләр! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Без һәркөн иртән кайда булса да ашыгабыз. Һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан уен-ярыш уткәрергә дип бирегә җыелдык.Юлларда йөрү бик авырТыз-быз килә машинаЮлда булсаң, сак йөр, яме,Чыкма алар каршына.

Юл аша үтәргә әгәрТеләсәң исән-иминЮл кагыйдәсен һәрвакытБиш бармагындай син бел.Алып баручы.: Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Алай булгач, мин сезне сәяхәткә чакырам. Ә кая икәнен беләсегез киләме? Алайса табышмакны тыңлагыз.Җәен, көзен, яз, кышын,Иртән, кичен, көндезенАча, йома өч күзен.Бик тиз аңлыйлар үзен.Балалар: Светофор.Алып баручы: Әйе, бик дөрес. Димәк, без “Светофор” иленә сәяхәткә барарбыз. Бу илгә эләгер өчен автобуска билет алырга кирәк, ә билет бәясе, сезнең юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап булыр. Әйдәгез, кассага барып, билет алыйк (юл билгесе ала баралар, җавап бирә баралар)Алда да бар, артта да бар,Борылган да сырылган,Озын булып сузылган (Юл)

Что за чудо синий домОкна светлые кругомНосит обувь из резиныА питается бензином. (Автобус)

Четыре брата бегутДруг-друга не догоняют. (Колеса)

Авызы юк, борыны юк,Тик бар аның өч күзе.Урамдагы хәрәкәтнеКөйләп торадыр үзе (Светофор )

Алып баручы:Барыгыз да билет алдымы? Алайса, кузгалдык (музыка яңгырый,бер-бер артлы атлап китәләр).Менә килеп тә җиттек.(Самолет очкан тавыш,себеркегә утырып Убырлы карчык очып керә)Убырлы карчык: Күрегез, нинди шәп минем машинам. Шәпме? Шәп! Утырыгыз. Бер әйләндереп киләм үзегезне.Шәһәр өстеннән оча идем,транспортым ватылды.Урманга җәяү кайтырга туры килде.Юл аша чыга идем,пулиция туктатты.Тотынды мине ачуланырга. Синең аркада авария була язды ди. Юлны светофор,”зебра” булган җирдән генә чыгарга кирәклеген белмисеңмени ди.Нәрсә миңа зебраны үзем белән алып йөрергәме? Юлга җәеп өстеннән чыгаргамы? Тагын әллә нинди юл кагыйдәләре өйрәнергә кушты.Нинди кагыйдәләр икән инде ул?Менә тагын! Мин болай да күп беләм. Соңгы тапкыр әйтәм, барасызмы минем белән, юкмы?Алып баручы: Юк, бармыйбыз.Убырлы: Ярар, бармасагыз! Үзем генә китәм(себеркесенә утыра, көй яңгырый,зал уртасына җитә, каршысында Светофорны күрәМонысы нинди өч күзле карачкы тагын? (светофорны карый).Безнең урманда мондый әйбер юк.Урам уртасында тораӨч күзле бер командир.Үзе усал, үзе кырыс,Үзе безгә бик якын.Аның күзләреннән чыгаКызыл, сары, яшел ут.Безгә чиратлап чәчә ул,Төрле күздән төрле ут.Балалар әйтегез әле Убырлыга бу өч күзле предмет нәрсә ул? (Балалар җавабы)Ул нигә кирәк? Светофорны кайда куялар?Убырлы: Әй, башымны катырмагыз әле. Ә менә мин кызыл төсне яратам, hәм китеп тә барам.Алып баручы:Ай-яй! Син юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белмисең, ахрысы.Убырлы:Шуннан ни булган ди. Моның ние бар инде. Өч күз, янәсе. Менә миндә икәү генә. Миңа шул да җиткән.Ә сез, балалар, ничек уйлыйсыз, Убырлы дөрес сөйлиме?.Ягез әле балалар, светофор турында шигырьләр сөйләп күрсәтегез.Урамнарны күзәтеп СамираУзганнарны кисәтепЧатта тора светофорСакта тора светофор

Янып тора өч күзеКүреп тора ич безнеӘйтеп тора өч сүзне-Кузгалма!-ди кызыл күз-Сабыр!-дия сары күз-Ярый!-дия яшел күз.

Мчаться трамваи,мчаться троллейбусы ИльсурИ пешеходы спешат.Знание правил дорожного движенияВыручит наших ребятАлып баручы: Ничек Убырлы,аңладыңмы инде светофорның нәрсә икәнен?Балалар әйдәгез Убырлыга җыр да җырлап күрсәтик.Җыр: “Светофор”Убырлы: Рәхмәт инде ,балалар.Бик кирәкле әйбер икән бу светофор дигән нәрсә Бөтен төсләрен дә беләм хәзер. Транспортым ватык,себеркедә ерак китеп булмый.Үземә машина алам да ,рәхәтләнеп йөри-и-им.Алып баручы:Туктале Убырлы,машинада йөрер өчен юлда йөрү кагыйдәләрен белергә,права алырга кирәк шул.Убырлы: Нәрсә,нәрсә? Нинди кагыйдә тагын,нинди права? Мин болай да бөтен нәрсәне беләм.Алып баручы: Ярар Убырлы,менә безнең балаларны сынап карыйк әле .Син шуларны беләсеңме икән?Презентация “Страна светофория”Убырлы: Миңа боларны ничек белеп бетерергә соң инде?Алып баручы: Кайгырма,Убырлы,менә болай эшлик! Әйдә, балалар белән уеннарда,конкурсларда син дә катнашырсың. Хәтереңдә тизрәк калыр.1 конкурс: Уен:”Светофор”Кызыл төсле түгәрәк-кул чабаларСары төс-җитәкләшәләрЯшел төс-бер урында атлап торалар.2 конкурс «Собери знак» (с родителями) и называют еёВедущий: Молодцы, ребята и Баба Яга! Вы справились с заданием. Никто не ошибся. Я надеюсь, что на улице вы будете так же внимательно следить за сигналами светофора.3 конкурс «Светофор»Ведущий: Я раздам каждому из вас карточки с цветовыми сигналами такими же, как у светофора. Я буду загадывать вам загадки, а вы должны подумать и поднять ту карточку, о которой говорится в загадке.1.Этот свет нам говорит:Стой, опасно, путь закрыт! (красный)

2. Что за свет вспыхнул впередиСкажет он: «Препятствий нет!Смело в путь иди! (зелёный)

3. Если этот свет в окошке,Подожди ещё немножко.Подожди ещё чуть-чутьБудет вновь свободен путь. (жёлтый)

4. Перекрёсток оживился,Стал свободен переход,Смело двигайся вперёд. (зелёный)

5. Этот свет означает- хода нет!Стоп, машина, стоп, шофёр,Тормози скорей мотор! (красный)

6. Свет мигнул и говорит:«Ехать можно, путь открыт! » (зелёный)4 конкурс «Кто быстрее»Участвует 2 команды: команда девочек и команда мальчиков. Вдоль зала расставлены колпачки. Мальчики поочередно змейкой провозят машину на веревочке, девочки коляску с куклой, стараясь не задеть колпачки. Вернуться, передать эстафету следующему участнику.Воспитатель: Молодцы! А теперь, давайте пригласим поиграть в эту игру наших дорогих родителей и посмотрим какие они быстрые и ловкие!(игра родителей «Кто быстрее?»)Презентация “Викторина”Убырлы: Карагыз әле миндә дә шушы билгеләргә ошаган рәсемнәр бар.Ал.б.Убырлы,бу бит юл билгеләре ,әйдәгез без алар белән уйнап алыйк.5 конкурс «Найди пару»Знаки разложены на полу .Дети танцуя идут по кругу.Музыка останавливается,дети берут по одному знаку.Снова звучит музыка дети находят свою пару и называют знаки (запрещающие,предупреждающие,предписывающие,знаки сервиса и т.д.)6 конкурс «Экзамен» (для родителей)Родитель берет билет с вопросами и отвечает на них.Убырлы:Рәхмәт инде сезгә.Бик күп нәрсәләргә өйрәттегегез.Ведущий: Әйе ,Убырлы.мин синең белән килешәм.Безнең балалар да ,әти-әниләр дә молодцы.Убырлы: Әй онытып торам икән, минем сезгә күчтәнәчләрем бар иде. Әллә төшеп калган инде Хәзер эзләп килим әле.Танец : «Светофор»(Убырлы керә,күчтәнәчләрен тарата.Балалар аңа үз куллары белән ясаган светофор бүләк итәләр.Убырлы чыгып китә)Ал.б. Кадерле балалар, килгән кунаклар,әти-әниләр! Безнең юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-ярыш кичәбез ахырына якынлашты, сезгә һәрвакытта да иминлек телим. Әти-әниләрегезне, тәрбияче апаларны тыңлап, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп яшәргә язсын.

Очрашмасын сикәлтәләрБарасы юлыгызда.Тик яшел ут янын торсын,hәрвакыт алдыгызда.

Юлда тәртипле булуныңФайдасы күп, белегез.Хәерле юл барчагызга,Исән-имин йөрегез.Хәзер сүзне ЮХИДИ бүлегеннән килгән кунагыбызга бирәбез.

vospitateljam.ru

Юл йөрү кагыйдәләре буенча "Тылсымлы билгеләр" уен-дәрес.

Тема:Тылсымлы патшалыкка сәяхәт

Максат:- укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү;

           -светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту

                       -активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту.

Җиһазлау: плакатлар, юл билгеләре, светофор булып киенгән бала, ЮХИДИ 

     хезмәткәре булып киенгән укучы, Куян малае, магнитофон, карточкалар, поезд

рәсеме,презентация, компьютер.

Материал:

1.“Адымнар нык, юллар имин булсын” китабы

2. “ Ачык дәрес” газетасы                                                                                                                                     

3 “Сабантуй” газетасының “Хәерле юл” кушымтасы 

4.  Юл билгеләре рәсемнәре 

5. “Юл билгеләре”темасына  ясалган рәсемнәр

6. А.Тюняев “Правила дорожного движения”

7 .Плакатлар “Юл билгеләре”

                                     Дәрес барышы.

I.Оештыру.

Укытучы:Исәнмесез, балалар! Сез дәрескә әзерме?

   Бүген без тормышыбыз өчен , һәркем  белергә тиеш булган,безнең иминлегебез

турындагы темага сөйләшербез. Бүгенге дәресебез гадәти дә түгел әле безнең.

 - Балалар , телисезме, мин сезне сәяхәткә алып барам.Ләкин иң элек табышмакка 

җавап табарга кирәк бит әле.

 -Табабызмы?

 -Әйе.

                          -Җәен, көзен, яз, кышын,

                           Иртән, кичен, көндезен

                           Ача, йома өч күзен,

                           Телсез әйтәдер сүзен,

    Бик тиз аңлыйлар үзен.

 

Балалар. Бу  Светофор.

Укытучы.Бик дөрес, укучыларым.Бүген без сезнең белән “ Светофор патшалыгы”на

сәяхәткә китәбез икән.

                            II. Үткәнне ныгыту, кабатлау.

1.Аяк тавышлары ишетелә

 Ишекне шакыйлар. Класска ЮХИДИ хезмәткәре белән Куян малае килеп керәләр. Куян

малаеның аягы, кулы бәйләнгән.

Укытучы:

-Әйе, керегез. Рәхим итегез.

ЮХИДИхезмәткәре:

-         Укучылар, бу тәрбия дәресеме? Сез башлангыч сыйныф укучыларымы?

 Укучылар:

-         Әйе.

  Укытучы:

-         Әйе.Нәрсә булды? Нишләп Куянкай елый? Без аңа берәр ничек ярдәм итә

алабызмы?

ЮХИДИ хезмәткәре:

-         Әйе.Сезнең укучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр дип ишеткән

идем. Алар үзләрен юлда да дөрес тоталар икән. Менә мин сезгә бер

дустыгызны алып килдем. Ул юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәгән,

шуның өчен шушындый хәлгә төшкән.

 Укытучы:

                 -Укучылар,без ярдәм итәрбезме?

                 -Ярдәм итәрбез.

-Рәхмәт балалар.

 ЮХИДИ хезмәткәре:

-Мин  ашыгам дусларым.Юл иминлеген сакларга ашыгам. Мин сезгә хат алып килдем. Аны сезгә калдырам, укырсыз.

Укучылар:

-         Сау булыгыз.

Укытучы:

-Ярар, вакыт үтә, безнең сәяхәткә китәсебез бар бит әле. Укучылар, сез нинди транспорт

төрләрен беләсез? Кайсыларына утырырга туры килде? Барыбыз да поездга утырыйк та

сәяхәтебезне башлыйк. Безне төрле- төрле кызыклы хәлләр көтә. Юлга, дуслар.

2.      Тукталышлар:

1нче тукталыш “   Юл билгеләре” .                                          

-         Укучылар, беренче тукталышка җиттек.

Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк.

Авылда да билгеләр куерлык урыннар күп. Чөнки биредә машиналар күп йөри.

Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда

имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч

хәлләргә күбрәк эләгәләр. Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм

кагыйдәләрен кабатлап китик.

   Юл билгеләре турында табышмак –шигырьләр әйтү.

    -Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “ Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

Сары түгәрәктә кеше

    “Әйтә кебек  шул хакта:

      “Юл юк монда җәяүлегә,

                             Икенче юлдан атла!(җәяүлегә юл юк)

 

Кызыл түгәрәк эчендә

 Бу нинди ап- ап шакмак?   (юл юк)

                                            Андый билге булган җирдә

  Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

 

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

 Сезгә ярдәмгә килер

 Кайсы билге, кем әйтер?    (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)

 

                                                    Юлда туктап ял итәргә

                                                    Урын кирәк һәркемгә.

                                                    Җавап эзләп аптырамагыз,

                 Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)

 

 “Юл билгеләрен сайла”уены (карточка буенча эш)

2 нче тукталыш.” Тылсымлы патшалык” та йөрү кагыйдәләре:

·        Юлның уң ягыннан гына йөр!

·        Бары тик тротуардан гына йөр!

·        Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

·        Тротуар булмаган урыннарда- сул яктан, каршы

килүче транспортка карап бар!

·        Урам аркылы тиешле урыннарда гына чык!

·        Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып

бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә

тыела!

3 нче тукталыш. “Әдәплелек кагыйдәләрен беләсезме?”

 -Балалар,  сезнең шәһәрдә булганыгыз, трамвай, автобус, троллейбуска утырып йөргәнегез

бардыр. Тыңлагыз әле, мин сезгә трамвайда булган бер хәл турында сөйлим.

- Трамвайда кеше күп иде. Вагондагы сигез урын балалар һәм картлар өчен билгеләнгән.

Марат шул урыннарның берсенә утырды. Тукталышларның берсендә  вагонга бала күтәргән бер

апа килеп керде. Ул як- ягына каранды, ләкин буш урын күрмәде. Марат апаны күрде дә тиз

генә урыныннан торды:

- Апа, бирегә килегез, утырыгыз, - диде.

Апа, Маратка рәхмәт әйтеп, урынга килеп утырды да ,күр әле, нинди яхшы бала, син дә , улым,

зур үскәч, шулай игелекле булырсың, -дип, баласын күкрәгенә кысты.Кечкенә бала әнисенә

матур итеп елмайды.

-Балалар, Марат нинди малай? Сез аның кебек булырга теләр идегезме?

 -Укучылар урамда игелекле, ярдәмчел булу турында сез ниләр беләсез соң?

Балаларның фикерләре тыңлана:

-Мин,кибеттән кайтучы маһибәдәр әбигә юл аркылы чыгырга булыштым.

-Ә мин юл буенда уйнаган баланы кисәттем,монда уйнауның бик куркыныч икәнен

төшендердем.

-Рәхмәт ,балалар.Мин сезнең һәрвакытта да игелекле дә,миһербанлы да булуыгызга ышанам.

- Олыларны, әби- бабайларны хөрмәт итәргә,ә кечкенәләргә игътибарлы булырга кирәк

. Аларга булышырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.

4 нче тукталыш “Юлларда шигъри юллар”.(Шигырьләр сөйләтү)

Урам чатында

Торам урам чатында

Як- ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Машиналар  урамның

Килә ике ягыннан,

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

Кагыйдәне, светофорны

Белмичә йөрсәң әгәр,

Милиционер абый да:

“Тәртипсез бала”- дияр.

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?

                                                    Тылсымлы китап

Бер көн Ирек бик озаклап                                    Әтисе басып киштәдән

Мультфильмнаркарады:                                      Бер китап алып бирде:

Юлда уйнап йөргән бүре                                      -Менә монда, улым, барлык

Машинага тапталды.                                             Кагыйдәләр бар, - диде.

Бик таләпчән светофор                                          Шуннан бирле китап белән

Бүрене нык орышты.                                              Ирек дуслашып китте.

Ирек янына утырган                                              Тылсымлы китап дустына

Әтисеннән белеште:                                                Бик күп серләр өйрәтте.

-Әйтче, әтием, светофор                                         Әгәр өйрәнәсең килсә,

Нәрсәгә кирәк соң ул?                                            Син дә Иректән сора.

Юлда йөргәндә нәрсәләр                                        Ирек хәзер зур шәһәрдә.

Белергә кирәк соң ул? 

                                             Игътибарлы булыгыз!

Шәһәр тулы халык белән,                                 Кем соң кызыл янганда

Күпләп машина чаба.                                        Берни уйламый бара.

Төсле светофорлар көндез,                               Мактанчык һәм шук малай

Хәтта төнлә дә яна.                                            Марат ул- алга чаба.

Һәръягыңда автобуслар,                                    Урамдагы барлык халык

Трамвайлар ашыгып йөрсә,                               Бер секундка тын калды.

Күктәге кошларны санап  ,                                Шук малайны бер машина

 Авызын ачып йөрмә.                                         Әздән таптамый калды.

“Тыңлаусыз аюлар” шигырен укып күрсәтә)

     Һай, рәхәтләнеп уйныйлар

     Юл буенда аюлар.

     Нәни генә булсалар да,  

     Сүз тыңламыйлар алар.

                               Машина күренмәгәндә,

                               Йөгерәләр як-якка.

                               Күз алдына китермиләр

                               Ни буласын шул чакта.

     Йөгергәндә уенчыгы

     Төшеп калды берсенең.

     Кире китте, як-ягына,

     Карамыйча аюым, ах...

                                 Әле ярый әниләре

                                  Килеп тотып өлгерде.

                                  Ул булмаса, кызык уен

                                  Ни белән бетәр иде?  (Г.Ш.Нуриева)

 

5 нче тукталыш ”Кем җитез?”(укучылар юл хәрәкәте иминлегенә карата тест эшли)

  Тест биремнәре.

1.Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм:

А) читтән   б) алдан    в) арттан

2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан урап үтәргә икәнен беләм:

А) нәкъавтобустагы кебек

Б) белмим     в) алдан

3. Бу юл билгесе нәрсәне аңлата?

А) монда юлны аркылы чыгарга ярый   б) монда юлны аркылы чыгарга ярамый

В) шоферга юлда балалар булу мөмкинлеген кисәтә

4. Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын:

А) жираф            б) тротуар                  в) зебра

5. Җәяүле светофорындагы яшел кешене күрсәң нишләргә:

А) аның белән контактка керергә

Б) баскан урында катып калырга

В) юл аркылы чыгарга

6. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк:

А)сул иңбаш аша төкерергә      б) башта- сулга, аннан уңга карарга

В) башта- уңга, аннан сулга карарга.

6 нчы тукталыш “Сорау миннән, җавап сездән .”

-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра  аша)

- Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

- Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

- Җәяүле юлы.( тротуар)

- Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

- Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?( 14)

- Автобус көтү урыны.(тукталыш)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Зебра ничә төсле? (2)

- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?(иң өстә)

- Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

- Светофор ни өчен кирәк?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

7 нче тукталыш  Светофор турында җыр башкару.

Уен “Серле хат”. Моны сезгә ЮХИДИ хезмәткәре калдырып киткән иде. Әйдәгез әле, шуны

бергәләшеп карап үтик. Монда нәрсә язылган икән?

Юл чатында тора батыр,

Күзләре төрле-төрле,

Берен йома, берсен ача-

Аны белә һәр кеше

Табышмакның җавабын түбәндәге юллардан эзләп табыгыз.

 (Светофор)

Акламнсвеиквтоатлшкифорсоедҗикл

III. Йомгаклау. Презентацияне карау.

-Менә Куян малае, безнең белән бергә кагыйдәләрне кабатлап, искә төшереп утыргансыңдыр,

дип ышанып калам. Киләчәктә аны үтә. Юл билгеләрен исеңдә тот. Светофорга карап йөр!

- Без сезнең белән Тылсымлы патшалыкта кунакта булдык,укучылар.Без нәрсәләр турында

белдек?(Укучыларның фикерләрен тыңлау).

 

                            ...Юлларыгызһәрчак уң булсын дип,

                              Имин булсын һәрбер бала дип

                              Зур теләкләр теләп калабыз...

infourok.ru

Конспект урока по ПДД “Юлда булса?, бул ?лгер, юл кагыйд?сен син бел!”

“Юлда булсан, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

3-4 яшьлек балалар өчен

 

Максат: урам белән танышу; транспортлар хәрәкәтен күзәтү; светофорны күзәтү, төсләрен ачыклау; урам аша чыгучылар белән танышу; урамда үзеңне тота белү.

 

   Шөгыль барышы.

Урамга чыгар алдыннан урам төшерелгән картина карала. Балаларның белем­нәре тикшерелә. Урамга чыккач нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеге ачыкла­на.

 

1 нче бала:

Юлны аркылы чыкканда

Карыймын уңга, сулга.

Күрсәм якында машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

 

2нче бала:

Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс-яшел,

Кызылга аяк атламыйм,

Ялтыраса да яшен.

 

Знче бала:

Сары төс кайчак алдата,

Аның сүнгәнен көтәм.

Артыннан яшел кабынса,

Ашыкмыйм, кыю үтәм.

 

4нче бала:

Юкка гына әйтмәгәннәр:

“Ашыккан ашка пешкән”.

Юл тәртип ярата, диләр, -

Шуны чыгармыйм истән.

 

- Балалар, карагыз әле тирә-ягыгызга, күпме өйләр бар бу урамда. Менә биек ак өйдә кемнәр яши? Әйе, бик күп кешеләр яши. Ә менә мондарак нәрсә? Монысы почта булыр. Почтада гәзит-журналлар, хатлар өләшәләр,  монда нәрсәләр тезелеп киткән? Әйе, бик дөрес, зур-зур матур кибетләр.

Менә моннан, балалар, нәрсәләр йөри? Күп-күп машиналар төрле якка узып кына торалар.Транспорт кара-каршы килгәндә бер-берсенә бәрелешмәс өчен юллар киң итеп ясалган, ә иң мөһиме светофор куелган.

 

Тәрбияче укый:

Урамнарны күзәтеп, узганнарны кисәтеп,

Чатта тора светофор, сакта тора светофор.

Янып тора өч күзе, күреп тора ич безне,

Әйтеп тора өч сүзне:

-Кузгалма! -ди кызыл күз.

-Сабыр! -дия сары күз.

-Ярый! -дия яшел күз.

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

 

Балалар белән бергә:

-Кузгалма! – ди кызыл сүз.

-Сабыр! -дия сары сүз.

-Ярый! -дия яшел сүз.

(“Светофорның өч сүзе” Ш. Галиев сүзләре.)

 

Хәзер инде нинди машиналар үтүен күзәтик. Монысы автобус. Анда кешеләрне ташыйлар.(Йөртәләр) Ә болары җиңел машиналар. Алар бик күп һәм бик кызу хәрәкәт итәләр. Тагын төрле-төрле йөк ташучы машиналар бихисап. Без йөри торган юл тротуар була. Тротуар – ул җәяүлеләр йөри торган юл. Ди­мәк, без, җәяүлеләр булабыз инде. Урамда йөргәндә бик тыныч, кешеләргә ко­мачауламыйча йөрергә кирәк.

Әйдәгез, хәзер юлны чыгучыларны күзәтик әле. Светофорның нинди төсе ян­гач юл ачык. Карыйк әле, кешеләр юл кагыйдәләрен бозмыйлармы? Без хәзер кайтыр юлга чыгабыз. Без нинди юлдан кайтырга тиеш? Дөрес, тротуардан.

 

Кайтканда берничә оешманы (предприятие), тукталышта торган тран­спортларны күзәтеп китәргә була. Группага кайткач, рәсемнәр буенча, алган белемнәр тикшерелә.

 

kopilkaurokov.ru


Смотрите также