Балалар бакчасында ата-аналар белн ешлу буенча перспектив план. Балалар бакчасында пдд


Балалар бакчасында ата-аналар белн ешлу буенча перспектив план

«Таңбатыр» балалар бакчасы мөдире белән килешенде ________Л.Ф.Галиева Балалар бакчасында ата-аналар белән эшләү буенча перспектив план. 2016/2017 нче уку елы сентябрь Эш формалары: 1.Уку елына бердәм әзерлек. 2. Аерым ата-аналар белән «киңәшмәләр» 3. Консультация «Гаилә белән табигатьтә ял итү» Максат: 1. Төркем планы һәм кагыйдәләренә нигезләнеп бердәм эшчәнлек алып барырга өндәү. Яңа килгән балалар белән төрем балаларына һәм тәрбиячегә карата адаптация чоры җиңел формада үтү өчен эш алып бару. 2. Баланы тәрбияләүгә карата һәр гаиләнең максатын, мөмкинчелекләрен өйрәнү; гаиләләренң нәрсә белән кызыксынып яшәүен ачыклау. 3. Гаилә белән бергәләп табигатьтә ял итү файдасы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында киңәшләр бирү. Күрсәтмә мәгълүмат: 1.«Көндәлек режим», «Бердәм эшчәнлек челтәре» 2. Ата-аналар өчен мәгълүмат. 3. Фотокүргәзмә оештыру. октябрь Эш формалары: 1 Консультация «Балага сәламәтлеген саклап калырга булышыйк» 2. Консультация «Гаиләдә ана телендә сөйләшәбез» 3. Спартакиада «Без спорт сөюче гаилә» Максат: 1.Ата –аналарга беренче, икенче яки бердәнбер баланы тәрбияләү буенча киңәшәр бирү, аның психикасын саклау. 2. Ана теленең әһәмиятлеген, гөреф-гадәт сакланыш, тел байлыгы, киләчәгебез икәнен төшендерү. 3.Балаларда, әти-әниләр белән берлектә физик культурага, чыныгу серләренә кызыксыну уятырга, гаиләләрне бакча тормышына тартырга. Күрсәтмә мәгълүмат: 1. Күчмә китапчык, балаларны тәрбияләү буенча «кисәтүләр» белән. Рәсемнә тәкъдим итү. 2. Татар телендә китаплпр тәкъдим итү. 3. Кул очлыкларына массаж ясау буенча бармак уеннары исемлеге. ноябрь Эш формалары: 1 Консультация «Сәламәтлек табаннан башлана» 2. Консультация «Сәламәтләндерү, чыныктыру эшчәнлегендә традицион булмаган җиһазлар» 3. «Әниләр көненә» карата бәйрәм иртәсе. Максат: 1. Ата-аналарны үз эшченлекләренә карата анализ ясарга, балалар сәламәлеген саклау буенча фикер алышырга өйрәтү. 2.Балаларда һәм ата-аналарда традицион булмаган чыныгуга кызыксыну уяту, мәгълүмати яктан үстерү. 3. Күтәренке күңел, бәйрәм хисе булдыру. Күрсәтмә мәгълъмат: 1.Анкеталар тәкъдим итү. 2.Ташландык материаллардан ясалган массажорлар күрсәтү. 3. Белдерү. декабрь Эш формалары: 1. Консультация «Балалар телен үстерүдә балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеге» 2.Төркем мәйданчыгын, бүлмәне Яңа ел бәйрәменә әзерләү, бизәү. 3. Гомүми җыелыш. «Антикоррупцион эшчәнлек» 4.«Яңа ел бәйрәме» Максат: 1. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү.Уртак фикергә килү. 2. Балалрда һәм ата – аналарда бәйрәм алды хисе булдыру. 3.Яңа мәгълъмат бирү. 4. Бердәм, күтәренке кәеф белән балаларның бәйрәмгә эзерелеген булдыру. Күрсәтмә мәгълъмат: 1. Китаплар белән таныштыру. 2.Фото, рәсемнәр. 3.Күчмә китапчык. 4.Белдерү. январь Эш формалары: 1. Фоторепортаж:«Гаилә эшчәнлеге белән танышабыз! » 2.Яхшы эшләр көне: «Иң яхшы җимлек» 3. Фотокүргәзмә – «Бакчада уйныйбыз, көләбез, көн дәвамында күпне беләбез » Максат: 1.Төркемнең бердәм, татулыгын, шатлыклы вакыйгалар белән уртаклашуны булдыру. 2. Ата-аналарны бердәм эшкә тарту. 3. Уен эшчәнлеге аша балаларда коммуникатив күнекмәләр булдыру. Күрсәтмә мәгълъмат: 1. Фотокүргәзмә «Без ничек гаилә белән Яңа елны каршыладык » 2.«Җимлекләрне ясау төрләре», Кошлар турында шигырләр, җырлар; 3. Күргәрмәне оештыру: «Төре киңәшләр» февраль Эш формалары: 1. Киңәшләр: «Әкиятләр укыйбыз» 2. Стенд:«Минем әти- солдат! » (бердәм кичә) 3. Консультация:«Физкультура – ура! » Максат: 1. Әкиятләрнең эчтәлеген барлау, балаларга укырга теләк уяту; 2. Балаларны һәм әниләрне котлау, стед ясауга тарту. 3. Ата-аналарны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, балаларның сәламәтлеген ныгытуга чакыру. Күрсәтмә мәгълъмат: 1. Әкият рәсемнәре, китаплар. 2. Әтиләрнең фотосүрәтләре. 3.«Сулыш гимнастикасы», «Туп белән уеннар» март Эш формалары: 1. Гоммүми җыелыш, профилактик эшчәнлек (балик булмаганнар һәм закон) 2. Консультация «Гаилә шартларында балаларның сәнгать эшчәнлеге буенча технологик күнекмәләрен формалаштыру» 3. Төркемдә «Яраткан әниемә бүләк!» бәйрәм иртәсе. Максат: 1. Ата-аналарны законнарның сакланышы, үтәлеше буенча таныштыру, тәрбия чарасының кечкенәдән башлануын искәртү. 2. Сәнгать елы уңаеннан, кайбер сәнгать төрләре белән, яңалыклар белән таныштыру. 3. Бердәм, күңелле бәйрәм хисе, катнашырга теләк булдыру. Күрсәтмә мәгълъмат: 1. Рәсемнәр. 2. Рәсемнәр, әзер кул эшләре. 3.Котлаулар, әниләр белән фоторәсемнәр, белдерү. апрель Эш формалары: 1. Балаларның кул эшләренә күргәзмә: «Тукай әкиятләрендә кунакта» 2.Ачык ишекләр атналыгы. Максат: 1.Г.Тукай әсәрләренен гаилә шартларында бергәләп өйрәнүгә теләк уяту, бердәм, балалар белән берлектә кул эшләре башкаруга төрле алымнар тәкъдим итү. 2.Балалар бакчасында шөгылләр торышы белән таныштыру. Күрсәтмә мәгълъмат: 1.Әзер кул эшләре, ясау схемалары. 2. Шөгылләр челтәре, фотокүргәзмә. май Эш формалары: 1.Балалар бакчасы территориясен төзекләндерү буенча ата-аналар белән бергәләп өмәләр оештыру. 2. Фотокүргәзмә: «Җиңү көне!» 3. Конкурс «Иң матур гөллләр үстерүче» 4. «Чыгарылыш кичәсе» мәктәпкә баручы балалар өчен бәйрәм кичәсе үткәрү. Максат: 1.Балалар өчен матурлык тудырырга теләк уяту, бердәм, дус хезмәт итү. 2. Ата-аналрны «Җиңү бәйрәме»н каршылауда җәлеп итү. 3.Матырлык күрә белү, башка ата-аналар белән «серләрн» уртаклашу. 4.Бакча белән саубуллашу мизгелләрен күңелле үткәрүгә теләк уяту. Күрсәтмә мәгълъмат: 1. «Бармак уннары» , «Гаилә белән бергәләп!» стед. 2. Балаларның кул эшләре. 3. «Җәйге чорда дөрес ял итү» эчтәлек буенча рәсемнәр. 4. Чакыру кәгазләре, фотокүргәзмә «Сау бул, бакча!»

Тәрбияче: ___________/Сахапова Г.С./

educontest.net

Балалар бакчасында балаларга ана телен өйрәтүдә уеннар куллану

Балалар бакчасында балаларга ана телен өйрәтүдә уеннар куллану

 

 Төзүчесе: Киров районының 91 нче балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Гайниева Н.С.

 

Мин Гайниева Нәзирә Сәлим кызы Киров районының 91 нче балалар бакчасында балаларга татар теле өйрәтәм. Безнең бакчада 4 төркем эшли. Боларның берсе логопедия – тел үсешендә тоткарлык булган балалар төркеме, икенчесе психик үсешләрендә тоткарлык булган балалар төркеме, вольдорф һәм нәниләрнең татар төркемнәре бар.

Мин үз эшемдә нигез итеп Борһанова Рәшидә Абдраһмановнаның “Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчасы өчен татар теле программасы”н, Мещерякованың “Татар теле – илем теле методик кулланмасын алдым”.

Телгә өйрәтүдә үземнең төп бурыч итеп балаларда татар телендә аралашу өчен гади күнекмәләр булдыру, телгә мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту кебек сыйфатларны алдым.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәтердә калдыру һәм игътибарлылык кебек сыйфатларның тотрыклы булмавын исәпкә алып мин дәресләрне түбәндәге принципларга нигезләнеп оештырам:

  1. Дәрес вакытында балаларга бөтен шартлар, уңайлыклар тудыру.
  2. Телгә өйрәнү барышында баланың бөтен яклы үсешен тәрбияләү, иҗади якын килү.
  3. Гадидән катлаулыга, эзлеклелек принципларын саклау.

Бупринципларның барысында балалар үзләрен төп эшчәнлекләре – уен барышында башкаралар.

Безнең бакчада специфик-корекцион группалар булганга күрә һәр төркемдә эшләүнең үз үзенчәлекләре бар.

Логопедия төркемендә балаларның тел үсешендәге кимчелекләрне искә алып игътибарны күбрәк татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешенә, тел көрмәкләндергечләргә, шигырь өйрәнү, әкиятләрне драматизацияләүгә бирәм.

Дәресләрне мин “Сүздән авазны тап”, “Көзгедән авазны тап” кебек уеннардан һәр авазга багышланган фонетик – лексик күнегүләрдән башлыйм. Беренчесе авазларны дөрес әйтүне күнектерү, артикулляция апаратларының дөрес куелуына ярдәм итсә, икенчесе сүзләр-лексиканы арттырырга һәм авазны дөрес әйтүне күнектерергә ярдәм итә. Телгә өйрәнү өчен бик күп сөйләргә, күп шөгыльләнергә кирәк һәм тәрбияченең теле дә дөрес һәм матур булырга тиеш.

Бу күнегүләрдән сөң бирелгән темага дәрес башлана.

Дәрес вакытында төрле дидактик уеннар дәреснең бер өлеше итеп, шулай ук хәрәкәтле, сүзле, сюжетлы уеннар уйныйбыз.

Татар теленә өйрәтүдә мин уеннарның катлаулы булмаганнарын, аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнарын алам.

Шундыйлардан: “Могҗизалар кыры”, “Мәктәп” Д/уены, “Төсле тартмалар”, “Лото”, “Мин кем, мин нәрсә”, “Күрсәтәле үскәнем” кебек уеннарын һәм башка уеннар алам.

Бу уеннар вакытында бала темага караган сүзләр белән хәтерен ныгыта, үзен иркен тотарга өйрәтә.

Уен вакытында бала телне өйрәнү бурычын куймый, ул уйный, уен өчен аңа бу сүзләрне белү кирәк. Күп тапкыр ишетеп балада аралашу өчен кирәк булган телнең образы барлыкка килә.

Мәсәлән шундый уеннарның берсе “Мәктәп” Д/уены.

Баланың кулында мәктәп өчен кирәк булган әйберләр, бала уртага чыга да тәрбияче аңа күрсәтмичә бер әйберне кулына тоттыра. Бала бу әйберне күрми ул сорап нәрсә икәнен белергә тиеш “Бу китапмы?” җавап тулы булырга тиеш “Юк бу китап түгел” – һ.б. уеннар. Уен берничә тапкыр кабатлана. Бу уен барышында бала сорау һәм җавап бирергә өйрәнә. Балалар дөрес итеп җөмлә төземәгән очракта тәрбияче дөрес җөмләнең үрнәген бирергә тиеш. Мин шуны истә тотып балалар сорау биргәндә төшереп калдыра торган -мы- һәм -ме- кисәкчә-кушымчасын гэл кабатлап барам. Бу гади генә уен барышында телгә өйрәнү диалог (аралашу, сорау-җавап) рәвешендә алып барыла.

Аннан уен барышында мин балаларны төрле рольләрне үз өстенә алырга, үзендә курку, оялу кебек сыйфатларны җиңәргә өйрәтәм. Бала такта янына яки уртага чыккач мин аңа: “Син хәзер укытучы, мин укучы булам” – дип аның урынына утырам. Бу сыйфатлар киләчәктә балага мәктәптә бик кирәк булыр дип уйлыйм.

Тагын дидактик уеннардан бер уен “Төсле тартмалар” уены. Уен барышында өстәлгә берничә төсле тартма куела. Бу беренче дәресләрдә 2-3 төсле тартма булса, аннан 4-5 тартмага җитә. Бала яки алып баручы төсле тартмалар куя, һәм аларның эченә нинди дә булса уенчык, предметны сала. Алып баручы: “Уенчык нинди тартмада?” – дип сорый. Балалар: “Уенчык зәңгәр тартмада” – дип тулы җөмлә белән җавап бирергә тиеш. Уен барышында балалар төсләрне танырга, нинди сорау һәм җавап бирергә өйрәнә. Бу уен ел вакытларына караган сүзләр: кар бөртеге, сары яфрак һәм башка темага караган сүзләрне истә калдырырга булыша.

Бу уенда бер үк сүзләр, җөмләләр күп тапкыр кабатлана.

Вольдорф педогогикасы буенча эшләүче төркемдә тәрбия процесы ритмнарга һәм эпохаларга бүленгән педагоклар баланың үсеше табигать белән тыгыз бәйләнгән дип исәплиләр һәм тәрбия процесын планлаштырганда ел фасылларын, айларны исәпкә алалар. Мин дә үз эшемдә төркемнәрдәге темалар буенча эшлим. Мәсәлән: “Көз”, “Уңыш бәйрәме” темалары параллель рәвештә өйрәнелә, уеннар да шушы темага карый. “Яшельчәме – җимешме?”, “Яшельчәләрне җый”, “Шүрәлегә аш пешерергә булыш”, “Яшельчә кибете”, “Капшап таны” һәм башка уеннар.

Тел үсешендә шулай ук драматизацияле уеннар бик ярдәм итә. “Кем нәрсә ярата?”, “Кем нәрсә утырткан?”, “Мин башлыйм - син дәвам ит” кебек сүзле-рольле уеннар әкиятләрне драматизацияләү нәтиҗә бирә.

Психик үсешләрендә тоткарлык булган балалар төркемендә күбрәк гади уеннар, бармак уеннары, театральләштерелгән уеннар, сюжетлы-рольле уеннар уйныйбыз. Шундый уеннардан “Кем нәрсә ярата?”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Тылсымлы капчык”, “Могҗизалар кыры” һ.б.

Балаларның тел үсешендә һәм хәрәкәтләрендә тоткарлык булганны исәпкә алып шигырьләрне һәм әкиятләрне хәрәкәтләр белән күрсәтеп өйрәнү зур нәтиҗә бирә. Дәресне планлаштырганда шулай ук психолог дефектолог белән киңәшләшеп эшләнә һәм өйрәнеләсе темалар рус һәм татар телендә параллель рәвештә алып барыла.

www.pedagog.kamardin.com

Балалар бакчасында белем бэйрэме. - Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

- Исәнмесез кадерле дуслар. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген , бәйрәм бүген.

Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар белем бәйрәмен.

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында чәчәк бәйләме.

Балалар, бүген илебездә зур бәйрәм- Белем көне диләр аны. Бездә шушы матур бәйрәмне җыр белән каршы алыйк.

Җыр:

Балалар, әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк, ул “Бу мин, бу мин , минем якын дусларым” дип атала.

1. Кем бүген иртән торып чиста итеп юынды?

2. Кем китаплар ярата, аларны саклап тота?

3. Кем уйнагач тәртипләп уенчыгын җыеп куя?

4. Кем әле тәртип бозып иптәшләрен рәнҗетә?

5. Кем шөгыльдә кул күтәреп, кычкырып җавап бирә?

6. Кем җәнлекләр ярата, алар өчен кайгырта?

Булдырдыгыз ,балалар, ә хәзер, мин сезне белем иленә чакырам, ә анда безне белем ачкычы алып керер. Ой балалар, менә шушында гына куйган идем, кая булды икән ул?

Китап тотып төлке керә, тәрбиячегә бәрелә.

Т: Ой, исәнмесез.

А.б.: Исәнме, төлке, әллә син дә безнең бәйрәмгә килдеңме, кулыңда бик матур китап күренә.

Т: Үзем дә белмим, монда мине Белем бабай җибәрде, менә бу нәрсә икән (китапка күрсәтеп) белеп кайт әле диде.

А.б.: Төлке, бик урынлы килгәнсең. Балалар, бу нәрсә соң? (китап). Төлке, Белем бабай сине бик дөрес җибәргән, бүген бит безнең балалар бакчасында белем көне, менә нәкъ шушы китаплардан алабыз инде без белемнәребезне.

Китап безнең якын дустыбыз, киңәшчебез, белем иленә алып керүче юлдашыбыз. Син безнең балаларны тыңлап кара әле, менә алар китапларны ничек яраталар.

Шигырьләр: Сөембикә, Инсаф, Инзилә.

Җыр: Әлифба

Т: Бигрәк күңелле икән сезнең бәйрәмдә, минем дә сезгә бер соравым бар, сез әкиятләр яратасызмы? Әйтегез әле нинди әкиятләрдә төлке бар? (баларның җаваплары). Булдырдыгыз, бик күп әкиятләр беләсез икән. Балалар, әллә бер уен да уйнап алабызмы? Төлке нинди? (матур, хәйләкәр, җитез...), менә сезнең җитезлегегезне дә тикшереп карыйк әле.

Уен: “Кем җитез”

Ике урындык астыннан җеп сузылган, ике бала көйгә биеп йөри , көй туктагач урындыкка утырып җепне татып алырга кирәк.

Уен бетүгә капчык тоткан бүре килеп керә.

Б: О-о-о нинди мәҗлес монда, сабантуймы әллә? Бәй, төлке дус, ә син нишләп йөрисең монда?

Т: Әй бүре, син икәнсең әле. Монда бит без шушылай күңелле итеп Белем бәйрәмен үткәрәбез.

Б: Менә, менә, монда имеш белем бирәләр дип ишеткән идем , менә үзем белән бер капчыкта алып килдем, карале ул белем дигәнең шушы капчыкка сыяр микән?

А.Б.: Ай, бүре дус, бездә биргән белемнәр синең капчыгыңа сыймас дип куркам

Б.: Нигә, бәләкәерәк капчык алып килгәнмен мени?

А.Б.: Юк, белемне бит аны капчыкка түгел, ә башка салалар. Менә без, тәрбиячеләр балаларга төрле кызыклы әйберләр турында сөйлибез, санарга, хәрефләр танырга, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтәбез, ә менә балаларыбыз шуларны истә калдырып үзләренә белем җыялар. Ә син бүре капчык күиәреп килгәнсең.

Б.: Ай оятка калдым, хурлыгы ни тора бит.

А.Б.: Бердә борчылма әле , бүре дус, әйдә әле синең дә, балаларның да игътибарлылыкларын тикшереп карыйк.

Уен: “Әнә килә гномнар”

Б.: Менә уен бу ичмасам, буталып беттем, ә балалар булдыралар, молодцы. Мин дә сезне сынап карыйм әле, минем капчыгымда табышмаклар бар шуларга җавап таба алсагыз мин сезгә бер матур әйбер күрсәтәм.

1.Юк аягы, юк күзе

Сөйли өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк.

Аннан якын дус та юк. (китап)

2. Кул белән чәчәсең,

Күз белән урасың. (язу, уку)

3.Үзе укый белмәсә дә

Гомер буе яза да яза. (ручка)

4. Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли. (бүре)

Б.: Белдегез, булдырдыгыз.

А.Б.: Я, бүре дус, без синең табышмакларыңа җавап бирдек, син дә сүзеңдә тор инде, бер матур әйбер күрсәтәм дигән идең бит.

Б.: Әйе шул, менә мин нинди матур бер әйбер таптым. (капчыктан белем ачкычын чыгара).

А.Б.: Менә бит кайда югалган икән безнең Белем ачкычы, бир инде син аны безгә, бүре дус, бу бит безнең белем иленә алып керүче алтын ачкыч.

Б.: Шулай мени? Алай булгач бер җырламый сезгә ачкыч юк.

Җыр:

Бүре ачкычны бирә.

А.Б.: Рәхмәт, бүре дус, ә хәзер, балалар, без сезнең белән белем иленә керергә әзер. Бәйрәмебез бик күңелле үтте, ә алда безне ел буе белем илендә кызыклы, ачышлар, өчрашулар көтә. Бәйрәм белән сезне!

Автор: Шайхутдинова Гузель Робертовна

pedportal.net

Конспект "Балалар бакчасында вак моториканы үстерү өчен уеннар куллану"

Тема: “Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендәвак маториканы үстерү өчен уеннар куллану”

Уеннар, тәрбиячарасыбуларак, баланыңшәхесбулыпформалашуыназурйогынтыясый, психик үсешенәярдәмитә. Алайгына да түгел, аларнәниләрдәдуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклеккебексыйфатлар да тәрбияли. Уеннарярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, ныкихтыярлыбулыпүсә. Уенвакытындабалаларныңиҗатмөмкинлекләреачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештырусәләтләреүсә.

Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уенвакытындаһәрбаланыңнәрсәгәсәләтлебулуын, аныңоештырумөмкинлекләреняхшыраккүрә ала, холкын, гадәтләренкүбрәкаңлый. Уенярдәмендәоялчан, үзэченәбикләнгәнбалаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагытекстка, җыргакушылып, аныңкагыйдәләренүтәп, йәбулмасаниндидер роль башкарып бала үзкөченәышанырга, эшләгәнэшенәбәябирергәөйрәнә, андабашкаларныңхәленәкерәбелү, ярдәмләшү, игътибарлылыккебекматурсыйфатлартәрбияләнә.

Максат: 1)Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту,психологик халәт тудыру;

2) уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) уеннарга кызыксыну хисе тәрбияләү.

 

Бурычлар:Уеннарның төрләренә карата кызыксынучанлыклы, мөстәкыйльлекне үстерү.

Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү.

Кыстыргычлар белән уеннар .

Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, санарга да өйрәнергә була.

1 нче уен. Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. “Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”. “Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма, чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз”. Бу иң гади уен.

2 нче уен. Кыстыргычлар ярдәмендә әкиятләрне сәхнәләштерү. Төсле катыргыдан (төсле картон) төрле формалар кисегез: квадрат, өчпочмак, түгәрәк, ярымтүгәрәк, озынча. Әкиятнең сюжетын үзебез уйлап чыгарабыз. Мәсәлән:«Беркөнне керпе урманга сәяхәткә чыгарга уйлаган. (Ярымтүгәрәккә бала белән кыстыргычларны беркетеп, керпе ясыйбыз).

Урманда бик күп төрле агачлар булган: чыршы, каен, имән һәм башкалар.(Яшел өчпочмакларга кыстыргычларны беркетәбез). 

Күктә кояш яктырткан. (Сары түгәрәккә сары кыстыргычларны беркетәбез).

-Кояшнинди?

- Сары, җылы, якты.

Керпе үлән буйлап йөгереп (яшел турыпочмакка кыстыргычларны беркетәбез) бер чәчәк янына килеп җиткән (кызыл түгәрәккә кызыл һәм яшел кыстыргычларны беркетеп, чәчәк ясыйбыз).

- Чәчәкнинди?

-Кызыл, матур, хушисле.

Шулчәчәккә бал корты очыпкунган. 

“Без-без” килә бал корты,Умарта – аныңйорты. Чәчәкләргә куна ул, Ашарга бал җыя ул. (А.Аюповадан)

-Бал корты җыйганбалын кая илтә?

-Умартага. 

Менә күктә болыт килеп чыккан

-Ул кояшның уң ягындамы әллә сул ягындамы?

- Әйе, сул ягында.

Шул арада буран көчәйгән һәм күк йөзен караңгы калын болыт каплап алган. Яңгыр ява башлаган. (Зәңгәр озынчага яңгыр “тамчылары” беркетәбез).

-Безнең дусларыбызга нәрсә эшләргә инде?-

- Аларга яңгырдан качарга кирәк.

Аларның алларында ике чыршы торган: берсе зур, икенчесе кечкенә. Бал корты кечкенә чыршы астына кергән, керпе зур чыршы астына кереп качкан. (Бала аларны үзе яшерсен).Яңгыр тәмамлангач (болытны алып куегыз),керпе белән бал корты чыршылар астыннан чыкканнар.”

Уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр.

-Балалар , туп белән, уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр ясыйк әле. Башладык:1. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм алга-артка тәгәрәтегез.2. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм уч төпләре буенча әйләнүле хәрәкәтләр ясагыз.3. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны алга таба әйләндерегез. Бала да сезнең артыгыздан кабатласын.4. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз.4-6 тапкыр аңа басым ясагыз.5. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны артка таба әйләндерегез.6. Тупны ике кулыгыз белән 20-30 см биеклеккә чөеп җибәрегез һәм тотып алыгыз.7. Тупны уч төпләрегез арасында кысыгыз. Бармакларыгызны "йозакка" бикләгез.Терсәкләрегезне як-якка юнәлтегез.4-6 тапкыр уч төпләрегез белән тупка басым ясагыз.8. Темпны әкренләп арттыра-арттыра тупны бер кулыгыздан икенче кулыгызга күчерегез.

Карандаш (каләм) беләнуеннар.

-Карагызәле, бездәниндикарандашлар бар! Аларбарысы да төрле-төрле. Карандашларозынһәмкыска, юанһәмнечкәбулалар. Алартөсләребуенча да аерылалар. Карандашларнәрсәэшлибеләләр? Дөрес, аларсинеңкулларыңбеләнматуррәсемнәрясый, буйый, язабеләләр. Ә тагынкарандашларсинеңкулларыңбеләнуйныйбеләләр. Әйдәуйнапкарыйбыз! -Балалар баштакүнегүләрнеүземкүрсәтәм, әсез минемарттанкабатлапбарыгыз.

Бер,ике, өч

Безнең кулларда көч!

1. «Үтүклибез». Юан карандашны алып, өстәлгә куегыз. Баштан бер кулыгыз белән, аннары икенче кулыгыз белән тәгәрәтегез.2. «Ут кабызабыз». Карандашны уч төпләрегез арасына куеп, башта акрын гына, аннары тиз-тиз тәгәрәтегез. Соңыннан бу күнегүне ике карандаш белән берьюлы ясап карагыз.3. «Качышлы уйныйбыз». Кыска карандашны йодрык эченә салып яшерегез. Аннары икенче кулыгызга күчерегез.4. “Шуабыз”. Озын карандашны рәсем ясаганда тоткан шикелле тотыгыз. Бармаларыгызны кысыгыз һәм карандаш буенча аска – өскә шуыгыз.5. “Карандашнытибрәтәбез”. Карандашныикебармакарасынакыстырыптибрәтегез. 

Манный ярмасыбеләнуеннар.

Башка бармак уеннары кебек үк, манный ярмасы белән уйнау да сабыйның вак моторика үсешенә ярдәм итә.Манный ярмасынзуртабагатигезитепсалыгыз. Төслетабабулсатагын да яхшырак. Баштан ярма белән “исәнләшәбез”:• Бармаклар “исәнләшәләр”. Баланың бармаклары чиратлашып ярмага кагылсын.• Куллар “исәнләшәләр”. • Йодрыклар “исәнләшәләр”. Сабый ярманы йодрыгы эченә салсын, аннары әкрен генә бушатсын.• Куллар “сөенәләр”. Бала ярманы бармаклары белән усын (аш тозлагандай), аннары ике кулы белән усын.• Бала ярманы бүрәнкә (воронка) аша чыгарып карасын.

Шулай ук манный ярмасында бармак белән рәсемнәр дә ясарга була.

Төймә белән уеннар.

Нәниләр төймәләрне тотып карарга, алар белән уйнарга яраталар. Түбәндәге күнекмәләр балаларның вак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булышалар.

1) Балага зуррак төймәле кофта кидерегез. Түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, аның кулын беренче төймәгә тидерегез:

Бигрәк матур төймә бу!Әйдәле тотып карыйк.

Аннары баланың кулын кабат беренче, аннары икенче (өченче, дүртенче) төймәгә тидерә-тидерә сөйләвегезне дәвам итегез:

Бер төймә, тагын төймә,Әйдә, бергәләп саныйк.Бер төймә, ике төймә,Әйдә, бергәләп саныйк.Ике төймә, өч төймә,Әйдә, аларны саныйк! (К.Закировадан)

2) Бу уен өчен күп төймәләр кирәк.Алар төрле зурлыкта һәм төрле формада булсын. Төймәләрне борынга, авызга, колакка кертергә ярамый дип баланы алдан кисәтеп куегыз. Тартмадан төймәләрне өстәлгә бушатыгыз да, шулар арасыннан:- иң зурысын эзләгез,- иң кечкенәсен эзләгез,- өчпочмак формасында булганын эзләгез,- шакмак формасында булганын эзләгез,- дүрт тишеклесен эзләгез,- иң зур кызылын эзләгез.

Ата-аналар белән психологик әңгәмә.

Аш бүлмәсе (кухня) – баланың акыл эшчәнлеген һәм вак моторикасын үстерү өчен бик шәп урын. Нәниләр, әрҗәләрне ачып, әйберләр актарырга яраталар. Монда нәрсәләр генә юк: кәстрүлләр, калаклар, савыт-сабалар, банкалар, макароннар, төрле-төрле ярмалар. Аларның барысы белән дә кызыклы уеннар уйлап табып уйнарга булла, башкалабыз Казанда үткән Унивирсиада турында сөйләсәгез, уйнасагыз балагызның уйлау-фикерләү дәрәҗәсе тагы да артыр.• Сабый кәстрүлләрне зурлык буенча чагыштырырсын, берсен икенчесе эченә кертсен, капкачларын туры китерерсен, ачсын-япсын. Кәстүл эченә суган, кишер салып, калак белән болгатсын, “аш пешерерсен”.• Калакларны санасын, аларны сөйләштереп бер-берсе янына кунака йөртсен.• Савыт-сабаларны төс, зурлык буенча аерырга өйрәнсен.• Берничә пластик шешәнең капкачларын алып бутагыз, ә бала шешәләргә туры килгән капкачларны табып борып куйсын.• Төрле зурлыктагы макароннарны бер савытка салыгыз һәм сабый алдына 2 тәлинкә куегыз. Бала зур макароннарны зур тәлинкәгә, кечкенәләрен кечкенә тәлинкәгә салсын.• Фасоль, борчак, макаронны җамаякта болгатыгыз. Сабый аларны өч савытка аерып салсын.• Карабодай, дөге яисә тары ялмасын кәстрүлгә салыгыз һәм шунда берничә вак уенчык яшерегез. Бала уеныкларны табып алсын.• Кечкенә капчык эченә алма, калак, кәтүк, шакмак, иске кул сәгате, ачкыч кебек әйберләр салыгыз. Бала капчык эчен кулы белән капшап, сез кушкан әйберне тартып чыгарсын. Ә сөйләшә белә торган бала, әйберне тартып чыгарганда, аның нәрсә икәнен әйтсен.• Түбәндәге рәсемнәрне принтер аша чыгарып, аларга фасоль, борчак яисә берәр төрле чикләвек тезегез.Менә аш бүлмәсендә күпме уеннар уйнарга була! Тик вак әйберләр белән эш иткәндә сак булыгыз: бала аларны авызына, борынына, колагына тыга күрмәсен.

infourok.ru

Балалар бакчасына түләү хакында | «Мәйдан» журналы

Киләсе елдан балалар бакчасында нәниләрне карау һәм тәрбияләү өчен уртача түләү күләме артачак.

Бу көннәрдә генә әлеге үзгәрешләрне раслаган Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Матбугат чаралары яңа бәяләр белән әти-әниләрне дә сөендерергә ашыкты. Китерелгән саннар гына балаларын бакчага йөрткән әти-әниләрне гаҗәпкә калдырды. Бакчага түләү артмый, ә бермә-бер кими булып чыга түгелме соң?!

Бүген ай саен әти-әниләр бакча өчен 2800 сумнан алып 5 000гә кадәр түли. Баланың яше, аның тәрбиячеләр карамагында ничә сәгатькә калдырылуы, бакчаның категориясе – тәрбия йорты өчен түләү суммасы шуларга карап билгеләнә. Бу көннәрдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан имзаланган Министрлар Кабинеты документындагы саннарны күргәч, әти-әниләр шаккатты.

Әлеге карарда мәктәпкәчә белем оешмасының көненә ничә сәгать эшләве (3 сәгатьтән алып тәүлек буе эшли торган бакчалар), баланың яше (2 айдан алып 7 яшькә кадәрге) һәм гаиләдәге балалар (өч баладан азрак һәм өчтән күбрәк нәни тәрбияләүчеләр) саныннан чыгып уртача түләү суммалары күрсәтелгән. Татарстанда иң зур таралыш алган 10,5 һәм 12 сәгатьлек төркемнәр – таблицаның иң ахырында. Шуңа да беренче күз төшкән суммалар аптырашта калдыра: 813, 581, 524 сум… Өч баладан күбрәк булганнарга исә түләүләр тагын да кимрәк. Җентекләбрәк карый башласаң, әлеге суммаларның 3, 4 сәгать эшли торган бакчаларга кагылуын аңлыйсың.

Әйткәнебезчә, безгә кирәкле суммаларны таблицаның иң ахырыннан эзләргә кирәк. Әлеге саннардан күренгәнчә, 10,5 сәгать эшли торган ясле төркеме өчен уртача түләү бәясе 1633 сум. 3-7 яшьлекләр өчен шул ук режимда хезмәт күрсәткән төркемнәрдә 1512 сум. 1-3 яшьлекләрне 12 сәгать тәрбияләү – 1809, 3-7 яшьлекләрне карау 1647 сум дип бәяләнгән.

Туктагыз әле, бу саннар да чынбарлыктан ерак түгелме соң?! Әти-әниләр бүгенге көндә 3-5 мең тирәсе түли, дидек бит. Социаль челтәрләрдә дә әлеге саннарның “нинди күктән” алынуын аңлый алмыйча фикер алышалар. “Каян соң мондый суммалар? Кичә генә һәрбер балага 2800әр түләп кайттым. Өстәвенә, без бакчага бу айда ике көн генә бардык”, – дип яза Алия Газизова.

“Нинди тузга язмаган әйбер соң бу! Ай саен 3 мең сум түлим. Бу әле өстәмә түгәрәкләрне, сак хезмәте, төрле театр-фотога төшү өчен түләүләрдән тыш”, – дип ачуын яшерми тагын бер әни. Һәм мондый комментарийларны санап бетерерлек түгел.

Әмма Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Министрлар Кабинеты һәм реаль түләү кәгазьләрендәге суммаларны чагыштырып утыру, гомумән, мәгънәсез ди.

— “Баланы карау һәм тәрбияләү өчен УРТАЧА түләү күләме” дигәне әти-әниләрдән балаларын бакчага йөртү өчен түләнгән сумманы аңлатмый. Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан ел саен кабул ителгән әлеге карар субсидияләр түләнгәндә нигез итеп алына торган суммаларны билгели. Уртача түләү никадәр күбрәк, шулкадәр компенсация күләме дә зуррак, – дип аңлаттылар министрлыкта.

Чыннан да, бүген нарасыйларын балалар бакчасына йөртүче әти-әниләр җилкәсенә төшкән йөкне җиңеләйтү өчен федераль субсидия һәм республика күләмендә билгеләнгән өстәмә субсидияләр бирелә. Әйтик, үзәк казна беренче балага бакча өчен түләүнең – 20 процентын, икенче балага – 50 процентын, өченчесенә 70 процентын кайтара. Республика субсидиясе исә, гаиләнең матди хәленә карап, ягъни бер кешегә туры килгән керем күләме 20 мең сумнан артмаса гына бирелә.

Әмма компенсацияләр бирелгәндә, әти-әниләр чыгымланган сумма тулы күләмдә алынмый, ә нәкъ менә “УРТАЧА түләү күләме” төп күрсәткеч булып тора. Димәк, Министрлар Кабинеты карарындагы әлеге саннар нәкъ менә субсидияләр билгели торган социаль яклау органнары өчен әһәмиятле.

Болай булгач, уртача түләү күләменең артуы субсидия алучы әти-әниләргә файдага гына. Димәк, компенсацияләр күләме дә үсәчәк дигән сүз бит. Әмма әлеге арту бик аз гына күләмдә булып чыкты. Әйтик быел гамәлдә булган карарда 10,5 сәгатьлек ясле төркеме өчен уртача түләү күләме 1509 сум ( киләсе елдан арту 124 сум), 12 сәгать эшләүчесе 1672 сум (арту 137 сум), 10,5 сәгатьлек 3-7 яшьлекләр төркемендә әлеге суммалар 1397 сум (арту 115 сум), 12 сәгатьлек төркемнәрдә 1522 сум (арту 125 сум) тәшкил итә иде.

Димәк, компенсацияләрне көрәк белән көрәп алырбыз дип өметләнәсе юк. Субсидия-компенсацияләр арттырылу белән, гадәттә, бәяләрнең икеләтә өскә үрмәләвен исәпкә алсаң, яңа елдан “яңа бүләкләр” кабул итәргә туры килмәгәе…

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/tt

maydan.tatar

Балалар бакчасында физик тәрбия

 3-4 яшлек балалар өчен иртәнге гимнастика 5-6 физик күнегүдән тора. Азактан мин һәрвакыт хәрәкәтле уен белән тәмамлыйм. Мисал өчен: “Ап-ак куян утыра”, “Песи һәм тычканнар”, “Аю белән балалар”. Иртәнге аш шулай үк сәламәтлек өчен шулай ук кирәкле, чөнки балаларга иртән сөттә пешерелгән ботка бик файдалы: анда балалар организымы өчен кирәкле витаминнар күп.Шөгыль вакытында физкультминуткалар һәм хәрәкәтле уеннар шулай ук баланың сәламәтлеге өчен мөһим, ник дигәндә, алар бик тиз аралар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар. Физкультминутка һәм уеннар кирәкле вакытта уздырылса, балалар армаячак һәм үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тотачаклар.

Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү шулай ук балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.

yangchildren1234567.blogspot.ru

Конспект занятия по ПДД

Зурлар группасында юл билгелэре белэн таныштыру дэресе конспекты

Тема: Юл билгеләре.

Максат: Юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Белем бирү бурычлары: транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен аерырга өйрәтү.

Үстерү бурычлары: төрле юл-транспорт ситуацияләрендә логик фикерләү һәм дөрес карар кабул итү сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычлары: транспортта үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү.

Җиһазлау: хат салынган конверт, юл билгеләре, предметлы рәсемнәр, шигырьләр, табышмаклар, “Өч чәчәк” әкияте, “Дискотека Союзмультфилм» дискасы.

Дәрес барышы.

Хәерле көн, балалар, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Әйдәгез балалар, барыбызга да күңелле булсын , хәерле көн телик.

Хәерле көн, күзләр, (кулларны бинокль итеп куялар)

Сез уяндыгызмы?

Хәерле көн, колаклар, (кулларны колакка куялар)

Сез уяндыгызмы?

Хәерле көн, куллар, (кулларны сыпыралар)

Сез уяндыгызмы?

Хәерле көн, аяклар, (аякларны сыпыралар)

Сез уяндыгызмы? (аякларны тыпырдаталар)

Хәерле көн, кояш, (кулларны җәеп өскә күтәрәләр)

Без уяндык!

Сюрприз.

Ишек шакыйлар.

Балалар, безгә тагын кемдер килгән, ахры. Почтальон хат китергән, кемнән килгән икән, укыйбызмы, балалар.(конвертны ачып хатны укыйм)

—Балалар, тиз арада безгә ярдәм итегез, без буталып беттек, дип язганнар юл билгеләре. Безне тиз генә сортлагыз , дигәннәр. Булышабызмы балалар, юл билгеләренә?

—Булышабыз.

—Балалар, карагыз әле, ә ничек сортларга икәнен әйтмәгәннәр.Сез ничек уйлыйсыз, нинди төркемнәгә бүләргә мөмкин аларны? Юл билгеләренең нинди формалары бар әле?

—Юл билгеләре түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак формасында булалар.

—Юл билгеләрен үзенчәлекләре, мөнәсәбәтләре буенча түбәндәге төркемнәргә бүләләр: кисәтүче, тыючы, боеручы, өстенлекне күрсәтүче, махсус урыннарны күрсәтүче, хезмәт күрсәтүне белдерүче, мәгълүмат бирүче.

Билгеләрне аеру.

—Без мәгълүмат бирүче һәм махсус урыннарны күрсәтүче билгеләрдән башларбыз. Алар зәңгәр турыпочмаклык эченә урнашкан. Алар хәрәкәттә катнашучыларны җәяүленең юлны аркылы чыгу урыннары, җәмәгать траспорты туктаү урыннары һ. б. Турында хәбәр итәләр.

Кисәтүче билгеләрне карыйк. Алар кызыл каймалы ак өчпочмак эченә урнашкан. Ни өчен алар кисәтүче дип атала соң?

—Алар транспорт йөртүчеләрне нәрсә дә булса турында кисәтәләр.

Юл билгеләре арасында иң кырыслары—тыючы билгеләр. Алар булган урында нинди дә булса гамәлләр башкарырга ярамый. Алар кызыл каймалы яисә кызыл төстәге түгәрәк формада булалар .

Балалар, юл билгеләре ни өчен кирәк?

—Юл билгеләре юл хәрәкәтен җайга салалар һәм хәвефсез итәләр.

—Балалар , сез бу билгеләрне кайларда күргәнегез бар?

Балалар җавап бирә.

—Юлда йөргәндә бу билгеләрне

Белергә кирәк элек,

Исән-сау йөрсеннәр дип,

Куйганнар аны элеп.

Юллардагы билгеләрне

Әйдәгез, бергәләп белик!

Шлагбаумлы тимер юл аркылы чыгу урыны билгесен күрсәтәм.

Бик тиздән тимер юлдан

Шаулап поезд үтәчәк.

Аның тизлеге зур бит,

Хәзер килеп җитәчәк.

Һәркемгә шушы хакта

Шлагбаум искәртә.

—Сак булыгыз, зинһар!—дип,

Кабат-кабат кисәтә.

Бик ашыксаң да тукта!

Һәлакәт булыр юкса.

Шлагбаумсыз тимер юл аркылы чыгу урыны билгесен күрсәтәм.

Әгәр өчпочмак эчендә

Паровоз гына булса,

Ул паровоз торбасыннан

Төтен чыгарып торса,

Димәк юлның бу өлеше

Шлагбаумсыз гына—

Әйбәтләп як-якка карап

Үтеп кит син, сак кына!

Светофор белән көйләү билгесен күрсәтәм.

Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә.

Кызыл, сары, яшел күзле

Ак өчпочмак ич менә!

Җемелтәтер өч күзен,

Әйтер өчен өч сүзен.

Кызыл әйтер: “Туктап кал!”

Сары әйтер:”Игътибар!”

Яшел әйтер:”Юл ачык,

Карап кына атлап чык!”

Куркыныч борылышлар билгесен күрсәтәм.

Борылышлар кайвакытта

Бер-бер артлы киләләр.

Шуңа күрә бу билгене

Шоферлар шәп беләләр.

Безгә дә зыян итмәс һич

Белеп тору шул хакта.

Игътибарыңны арттыр син

Аны очраткан чакта.

Балалар билгесен күрсәтәм.

Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала

Каядыр бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шоферлар бик шәп белә—

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

Юл эшләре билгесе.

Юллар да картаялар шул,

Кайчакта авырыйлар.

Аннан дәвалый аларны

Юлчы апа-абыйлар.

Дәвалый башлаган юлга

Куела шушы билге.

Билгеле, бу билгене дә

Белү бик кирәк инде.

Велосипедларда хәрәкәт итү тыела билгесен күрсәтәм.

Машина да тәгәрмәчле,

Тәгәрмәчле сәпит тә,

Шулай уйлап , балалар

(Йөрисе килгәч бик тә)

Олы юлга чыгалар да

Җилдерәләр сәпиттә.

Бу билгене күрсәләр,

Борылсыннар кирегә.

Ярамый шул бу урында

Велосипедта йөрергә.

Кагыйдәне үтәмәсәң,

Мөмкин бәла килергә.

Велосипед юлы билгесен күрсәтәм.

Мөгезеннән тотасың да

Утырасың, китәсең.

Кирәк җиргә бик тиз генә,

Ансат барып җитәсең.

Велосипед—транспортның

Бик тә уңайлы төре.

Педалеңне әйләндер дә

Теләсә кайда йөре.

Болай уйлап ялгышма,

Алай гына түгел ул.

Зәңгәр түгәрәк эчендә

Ак велосипед көтеп торса,

Шушы булыр синең юл.

Җәяүлеләр хәрәкәте тыела билгесен күрсәтәм.

Машиналар кызу бара,

Ерак түгел күк ара.

Тик аягың атлаганчы,

Игътибар белән кара.

Юкмы менә бу билге:

Кызыл түгәрәк эчендә

Атлап бара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсәң,

Юлларга чыкма берүк.

Светофорлы чатлар эзлә,

Ә монысын урап үт.

Автобус, трамвай тукталышы билгеләре.

Әгәр яратмыйсың икән

Өйдә генә ятарга,

Җыенасың икән бүген

Кино йә театрга,

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга һәм автобуска.

Тукталышларда ул билге

Әверелә чып-чын дуска.

Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны билгесе.

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

—Игътибарлы булыгыз,— ди,—

Җәяүле үткән чакта!

Туклану пункты билгесен күрсәтәм.

Ашыйсы килгәнне каян

Белделәр диясеңме,

Чәнечке һәм пычакны

Ерактан күрәсеңме?

Ерак түгел кайнар чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага,

Ачка үләм дигән чакта

Шушы билге коткара.

Беренче медицина ярдәме пункты билгесе.

Ерактан ук күренә

Ак байраклы кызыл хач.

Тизрәк яныма килсен ди,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.

Олы юлда бик күп алар—

Мондый тамга- билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Һәммәсе белсен, диләр.

Аларның изге уйлары—

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Бәлаләргә юлыкмасын,

Исән- имин булсын, диләр,

Юлга чыккан һәр кеше!

—Балалар , тыңлагыз әле, мин сезгә табышмак әйтәм.

Юл читендә тора батыр,

Күзләре төрле- төрле.

Берсен йома, берсен ача,

Аны белә һәр кеше. Ул нәрсә?

—Светофор.

—Дөрес, балалар. Шәһәр урамнарында хәрәкәтне светофорсыз күз алдына да китереп булмый. Ә хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим, тыңлагыз.

Борын- борын заманда, бер шәһәрдә өч чәчәк яшәгән. Алар өчесе өч төстә булган: кызыл, сары һәм яшел. Чәчәкләр бер-берсе белән бик дус һәм тату торганнар. Төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр.

Беркөнне урамга чыксалар, гаҗәпкә калганнар: бөтен җирдә машиналар йөгерә, ә кешеләр урам аркылы чыга алмый аптырыйлар икән. Чөнки әле ул вакытта светофорлар булмаган ди. Чәчәкләрнең кешеләргә ярдәм итәсе килгән.Уйлаганнар. уйлаганнар да, бер фикергә килеп, кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр: “Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә бу баганага менеп утырабыз да, урамдагы хәрәкәтне көйләп торабыз”. “Ничек итеп көйлисез?”—дип сораганнар кешеләр. “ Ә сез тыңлап торыгыз,”—дигәннәр чәчәкләр. Кызыл чәчәк әйткән: “Мин күземне ачсам, сез туктап калырсыз”. Сары чәчәк әйткән:” Ә мин күземне ачсам, игътибар белән юл аша чыгарга әзерләнерсез”. “ Ә мин күземне ачсам, сез юл аша чыгарсыз,”—дигән яшел чәчәк.

Кешеләр чәчәкләр белән килешкәннәр. Аларның сүзләрен тыңларга риза булганнар. Шул көннән башлап урамда светофорлар яна башлаган.

Эчтәлек буенча сораулар:

Чәчәкләр нинди төстә булганнар?

Урамда алар нинди хәл күргәннәр?

Кызыл ут янганда кешеләр нишлиләр?

sundekor.ru


Смотрите также